«Зыян күрүчеләрнең хәлен игътибар белән күзәтеп торабыз.
Яхшы хәбәрләр бар. Мәскәүгә китерелгән ике пациент реанимациядән гомуми палаталарга күчерелгән. Башкаланың медицина үзәкләрендә дәваланучыларның барысында да уңай динамика күзәтелә.
Элегрәк Казанда да ике пациент реанимациядән гадәти бүлекләргә күчерелгән иде. Реанимациядә бер кеше кала, һәм табиблар аның хәлендә дә уңай динамика билгелиләр.
Түбән Камада дәваланучыларда да яхшы үзгәрешләр бар — барлык пациентларда да табиблар уңай динамика билгелиләр.
Һәркем өчен борчылабыз, тизрәк савыгуларын телибез», – диде Радмир Беляев.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез