Июль азагында Түбән Кама шәһәрендә, “Экология” илкүләм проекты кысасында, җәяүлеләр өчен тәүге экосукмак ачарга җыеналар. Сукмак, “Батыр” спорт комплексы тирәсендәрәк, урманда урнашкан. Бу хакта Түбән Кама районы башкарма комитеты хәбәр итә.
Экосукмакның озынлыгы 3 чакрым чамасы тәшкил итә. Ул урман аша Пионерлар күленә кадәр салынган. Сукмакның буеннан буена эскәмияләр, фотозона, беседкалар урнаштырылачак.
“Күл янында ял итү – күлгә карап медитация ясау өчен зона, спорт мәйданчыгы булдырылачак. Мәгълүмати стендлар, ятаклар урнаштырылачак”, – дип билгеләп үткән район хакимияте башлыгының сәламәтлек һәм сәламәт тормыш рәвеше буенча ярдәмчесе Марина Иванова.
Күл янында даими рәвештә өмәләр уздырыла. Аларда сәнәгать предприятиеләр хезмәткәрләре актив төстә катнаша.
Экология” илкүләм проекты калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәсен яхшыртуга, зур сәнәгать үзәкләрендә һавага чыгарыла торган пычрак матдәләрне киметүгә, шулай ук илнең тиңдәшсез үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклауга юнәлдерелгән. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путинның карары нигезендә 2019 елдан бирле тормышка ашырылып килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез