Түбән Кама табибы Руслан Гәрәев дүрт тапкыр махсус хәрби операция зонасына барган. Ул хәрбиләргә гомерен саклап калу өчен йөзләгән операция ясаган. Бу хакта https://nkamsk-rt.ru/ сайтында Фәридә Зарипова яза.
Руслан Гәрәев белгечлеге буенча — хирург, Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсендә баш табибның медицина бүлеге буенча урынбасары булып эшли.
Ул беренче тапкыр фронтка 2022 елда волонтер булып барган. Хәрби шартларда уздырылган беренче операциясен әле дә хәтерли: туктаусыз атышлар барган вакытта эшләгәннәр. Шулай булса да, операция өстәле яныннан беркем дә китмәде, үз эшләрен дәвам иттеләр, — дип искә ала хирург. Әнә шулай итеп, табиблар һәр пациентның тормышы өчен көрәшә, хәрбиләргә дә, зыян күргән гадәти кешеләргә дә ярдәм итәләр.
Хәзер ул «гражданка»да кулыннан килгәнчә кешеләргә ярдәмен итә: гуманитар ярдәм җыюда катнаша, шулай ук хәрбиләр өчен медицина буенча лекцияләр үткәрә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез