Газетага язылу

Түбән Кама заводындагы янгыннан соң зыян күргән йортларны 10 апрельгә кадәр төзекләндерәчәкләр

«Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә янгын чыгу сәбәпле зыян күргән торак йортларны 10 апрельгә кадәр төзекләндерәчәкләр. Шәһәр хакимиятенә 130 лап кешедән гозер кергән. Гозерләрнең бер өлеше канәгатьләндерелгән дә инде, дип яза «Радио РБК».

Шәһәрдәге торак йортларның тәрәзәләре һәм балконнарын төзекләндерү эшләрен «Сибур» холдингы («Түбән Кама Нефтехим» шуңа керә)  үз өстенә алды, дип хәбәр иткән бүген шәһәр мэры Радмир Беляев.

Беляев әйтүенчә, хәзерге вакытта заводта тәүлек әйләнәсе хәрабәләрне чистарту эше алып барыла. Фаҗиганең аянычлы нәтиҗәләрен юкка чыгаруда ашыгыч хезмәтләрнең барлыгы 522 хезмәткәре катнашкан.

Мэр әйтүенчә, шәһәр һавасын 15 автомат пост контрольдә тота. Татарстан Экология министрлыгы, Роспироднадзор һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре дә бу эшкә җәлеп ителгән. «Экологиягә һәм шәһәрдә яшәүчеләрнең сәламәтлегенә янау куркынычы юк», – дип билгеләп үткән Беляев.

Соңгы мәгълүматлар буенча, 25 кеше хастаханәдә дәвалана. Шул исәптән 10сы – Мәскәү клинкаларында, 6сы – РКБда, 9ы – Түбән Кама районы күппрофильле үзәк хастаханәсендә. Бер кеше хастаханәдән чыгарылган инде. Беляев сүзләренә караганда, хастаханәләргә эләгүчеләрнең барысының да хәле яхшыра. 70 кеше өйләрендә дәвалана.

7 кешенең үлеме расланган. Һәлак булучыларның гаиләләренә 10ар мең сум түләнеләчәк һәм җирләү чыгымнары капланачак. Зыян күрүчеләр  исә 3әр миллион сум алачак һәм аларның реабилитация чыгымнары компенсацияләнәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре