Газетага язылу

Түбән Камада автобус һәм трамвайда йөрү бәясе 23 сумга төшкән

Түбән Кама халкы «Яндекс Go» кушымтасында «Транспорт» сервисы аша түләгәндә автобусларда һәм трамвайларда 23 сумга йөри ала.

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Аның сүзләренчә, мондый ысул белән түләгәндә пассажирлар 50 процент ташлама ала. Түләү өчен смартфоннан файдалану да җитә.

Акция 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

«Күптән түгел бездә автобусларда һәм трамвайларда йөрү өчен «Яндекс Go» кушымтасында «Транспорт» сервисы аша түләү мөмкинлеге барлыкка килде, ягъни телефон гына кулланыла. Һәм бу сервистан файдаланучылар өчен яхшы яңалык бар», – дип билгеләде Беляев.

Мэр шулай ук хәбәр иткәнчә, быел Түбән Камада 50 тукталыш павильоны яңа мәгълүмат панельләре белән җиһазландырылачак. Таблода пассажирлар маршрут номерларын, автобус яки трамвай килү расписаниесен һәм вакытын, шулай ук һава торышы турындагы мәгълүматны реаль вакыт режимында күрә алачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре