Түбән Каманың 73нче балалар бакчасы хезмәткәре белем бирү учреждениесе территориясендә йөргәндә сабыйны кыйнаган. Бу хәлнең шаһите "тәрбияләгән" мизгелне телефонга төшереп, җирле телеграм-каналларның берсенә урнаштырган.
Видеода мәктәпкәчә учреждение хезмәткәре берничә минут дәвамында балага куллары белән суга. Алай гына канәгать булмыйча, сабыйны типкәләп тә ала.
KazanFirst Түбән Кама районы администрациясе матбугат хезмәтенә әлеге хәлгә ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать иткән. Аннан алынган мәгълүматка караганда җирле мәктәпкәчә белем бирү идарәсе белгечләре әлеге хәлдән соң тикшерү уздырган.
"Балалар белән рәхимсез мөгамәлә — мәгариф системасында коточкыч һәм ярамый торган факт", — дигәннәр хакимият вәкилләре. Алар сүзләренчә, гаепле педагогны эштән җибәргәннәр. Белгечләр бу очракны мәктәпкәчә учреждениеләр җитәкчеләре киңәшмәсендә караячак, дип ышандырганнар администрациядә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез