Бүген аларны соңгы юлга озаттылар, дип хәбәр итә НТР 24.
Элегрәк пилотсыз очкыч һөҗүме нәтиҗәсендә Түбән Камада ике кызның гомере өзелү турында хәбәр иткән идек.
Кызлар һөҗүм вакытында Җиңүнең 30 еллыгы һәм Студентлар урамы киселешендә машинада булганнар. Фаҗига урынында тагын ике кеше авыр җәрәхәтләр алган, хәзер алар табиблар күзәтүе астында.
Һәлак булучыларның берсе – Раилә. Ул Самара өлкәсеннән Түбән Кама педагогика көллиятенә укырга керергә килгән. Икенче һәлак булучы – Алабуга районыннан килгән Диана. Танышлары сүзләренчә, кызлар бик яхшы студентлар булганнар һәм диплом алуга үз һөнәрләре буенча эшли башлаганнар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез