Бүген Түбән Камада Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы уза. Парламентарийлар хәзерге икътисадый шартларда республика предприятиеләренә ярдәм чаралары турында фикер алышачак, шулай ук Дәүләт Советының чираттагы, унбишенче утырышын чакыруга бәйле оештыру мәсьәләләрен караячак. Күчмә утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.
Дәүләт Советы Президиумы утырышы «Сибур» предприятиесенең «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ мәйданчыгында уза. Көннең беренче яртысында парламентарийлар Дәүләт Советы депутаты, «Түбән Кама нефтехим» ГАҖ генераль директоры Марат Фәләхов озатуында предприятиенең җитештерү мәйданчыклары эше, яңа икътисадый һәм социаль юнәлешле проектларны гамәлгә ашыру белән таныштылар. Аерым алганда, парламентарийлар заводның үзәк лабораториясендә, ремонт-механика заводында һәм поликлиникада булдылар.
Хәзерге вакытта «Түбән Кама Нефтехим» дөнья күләмендә синтетик каучуклар җитештерүче топ-10 компаниягә керә, синтетик полиизопрен җитештерүчеләрнең иң эреләренең берсе санала һәм бутил каучуклары белән тәэмин итүче буларак өченче урында тора.
Җитештерелгән продукция төрләрен киңәйтүгә һәм импортны алыштыруга юнәлдерелгән мөһим проектлар арасында – ЭП-600 этилен комплексы, Гексен (быел август аенда әзер продукциянең беренче сынау партиясе алынган), этилбензол, стирол һәм полистирол җитештерү комплексы төзелеше, металлоцен полиэтилен җитештерү җайланмасын реконструкцияләү, яңа «Түбән Кама-Казан» этиленүткәргече төзелеше.
Социаль проектларга килгәндә, 3 ел эчендә «Сибур»ның бу юнәлеш буенча гомуми инвестицияләре 13 млрд сумнан артып киткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез