Парламент составына шәһәр һәм районның төрле оешма-предприятиеләре, учреждениеләре вәкилләре, эшмәкәрләр, студентлар, иҗат белән шөгыльләнүчеләр сайланган. Шушы көннәрдә алар шәһәр һәм район башлыгы белән очрашып, үзләрен кызыксындырган һәм борчыган сорауларына җавап алды, тәкъдим-фикерләрен җиткерде.
Очрашуда парламент вәкилләре ZOOM режимында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм Дәүләт Советы каршындагы яшьләр парламенты рәисе Нина Шимина белән аралашты. Алар, республикада яшьләр мәнфәгатьләрен яклардай оешмалар аз икәнлеген, Түбән Кама яшьләр парламенты тәҗрибә уртаклашу, проблемаларны уртага салып сөйләшү өчен мәйдан булып торуын билгеләп, бүгенге буынны кызыксындырган, борчыган сорауларны өйрәнергә ярдәм итәчәк, диде.
Муниципаль район башлыгы Айдар Метшин яшьләрнең сорауларына җавап биреп, шәһәрдә экстрим-парк, шулай ук су аттракционнары, бассейннары булган комплекс төзелешенең беренче этабы башланачагын әйтте. Моннан тыш “Рамус Молл” һәм “Манзара” зур сәүдә үзәкләре ачылачак, аларда да күңел ачу мәйданчыклары каралган.
Яшьләрне шәһәрдә белем алу мәсьәләсе дә кызыксындырды. Түбән Кама мэры моңа җавап итеп юстиция көллияте һәм “СОлНЦЕ” мәктәбе ачу планлаштырылуын әйтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез