Коронавирусны кисәтү буенча Түбән Кама оператив штабы утырышында Айдар Метшин ялган мәгълүмат таратучыларны табарга һәм җаваплылыкка тартырга кирәклеген белдерде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Хокук саклау органнары хезмәткәрләреннән „Магнит“ һәм КФҮ вазгыяте турында ялган мәгълүмат таратучыларны ачыклауларын сорыйм, — диде Түбән Кама мэры. — Бу — җәза бирелергә тиешле күзгә бәрелеп торган очрак. Мин моны тикшерүегезне сорыйм».
Ялган мәгълүмат күпфункцияле үзәк турында да басылып чыкты. Анда эшләүче хезмәткәрне коронавирус йоктыру сәбәпле, ашыгыч ярдәм машинасы алып китүе турындагы хәбәр шулай ук ялган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез