Алдау схемасы узган елның декабрендә үк, үзен «электр челтәре хезмәте» хезмәткәре дип таныштырган берәүнең шалтыратуыннан башланды. Электр счетчикларын бушлай алыштыруга сылтап, җинаятьче ир-атның СМС хәбәреннән кодын сорап алган. Аннары бер-бер артлы «Госуслуги», «Росфинмониторинг» һәм ФСБ ялган хезмәткәрләреннән шалтыратулар килә башлаган.
Мошенниклар ирне тәмам ышандырганнар: террорчылар, шәхси кабинетыгызга кереп, кредит рәсмиләштереп, акчаны Украинага күчерәләр, дип кисәтеп торганнар. Җинаять җаваплылыгы белән янап, серне сакларга кушканнар. Берничә ай дәвамында кырыгалдарлар ир белән элемтәдә торалар, аның һәр хәрәкәтен контрольдә тоталар.
Басым ясый торгач, бу ирнең банкомат аша 300 000 сум күчерми хәле калмый. Алай гына да түгел, автомобилен бер миллион сумга сатып, акчасын мошенниклар күрсәткән счетка күчергән. Соңрак зыян күрүче бу хәлләр турында улына сөйләгән. Анысы шунда ук әтисенең мошенниклар тозагына эләгүен аңлаган. Шуннан соң гына зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән.
Игътибарлы булыгыз! Бер генә полиция һәм башка хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә СМС-кодны әйтүне, акчаны «куркынычсыз счет»ка күчерүне яки милекне сатуны таләп итми.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез