Аларның бер өлеше предприятиеләр тәкъдим иткән фатирларда яшәсә, шулай ук шифаханәләрдә торучылар да бар. Бу хакта бүген Түбән Кама районы башлыгы, шәһәр мэры Радмир Беляев сөйләде.
Хәзергә биредә тикшерү эшләре бара. «Профит» подряд оешмасы белгечләре ярдәмгә килгән. Аларның авария хәлендәге йортларны төзекләндерү тәҗрибәләре бар. Шулай ук «Татинвестгражданпроект» бинаның торышын тикшерә. Барлык эшләр дә кирәкле саклык чараларын үтәп алып барыла.
– Без йортның зыян күргән өлешен генә түгел, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча тулысынча төзекләндерәчәкбез. Монда сүз түбә, фасад, подъездларны ремонтлау турында бара. Зыянның зур өлеше ике каттагы 6 фатирга туры килде, – диде шәһәр мэры.
Аның сүзләренчә, зыян күргән 30 кешегә яшәп тору өчен эш урыннарыннан фатирлар бирелгән. Хастаханәләргә эләгүчеләр арасында хезмәт ветераннары бар.
– Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева тәкъдиме белән әлеге ветераннар «Ижминводы» шифаханәсендә яшиячәк. Без барлык гаиләләрне фатирларда урнаштырырга тырышабыз, чөнки төзекләндерү эшләре озакка сузылырга мөмкин, – дип сөйләде җитәкче.
Моннан тыш, шәһәрдә волонтерлар үзәге зыян күрүчеләр өчен киемнәр, азык-төлек җыю буенча акция башлап җибәргән. Предприятиелар да бу эштә актив катнаша. Шәһәр башлыгы сөйләвенчә, йортта 38 бала да яшәгән. Хәзергә аларны лагерьларга җибүрү мәсьәләсе хәл ителә. Барлык эшләр дә план буенча алып барыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез