Газетага язылу

Түбән Камада пилотсыз очкыч һөҗүменнән саклану өчен корылма урнаштырганнар

Түбән Камада, республикада беренче тапкыр буларак, һава һөҗүменнән саклану өчен тимер бетоннан эшләнгән корылма урнаштырганнар.

Шәһәр мэры Радмир Беляев МАХта хәбәр иткәнчә, корылма “Гаилә” паркына куелган.

Ул кешеләрне снаряд кыйпылчыкларыннан һәм шартлау дулкыныннан саклаячак. Корылма 20 кешегә исәпләнгән.

“Мондый тәҗрибәне күптән түгел генә Белгородта өйрәнеп кайттык. Анда моның ише саклану урыннарыннан файдаланалар инде. Корылма үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән, – дип аңлатып үткән Радмир Беляев. – Хәзер  бу тәҗрибәне Түбән Камада да җәелдерә башлаячакбыз.  Тәүге объектның барлык нечкәлекләренә төшенгәч, алга таба шәһәрнең башка сквер-парларына да шундый ук корылмалар урнаштыруны күздә тотабыз. Предприятиеләр һәм сәнәгать территорияләрендә дә читтә калмаячак. Бизнес җитәкчеләренә бу корылманы үзләренең хезмәткәрләре өчен өстәмә яшеренү урыны буларак тәкъдим итәчәкбез”.

Исегезгә төшерәбез: соңгы вакытларда Түбән Кама ике тапкыр Украина пилотсыз очкычларының бик көчле һөҗүменә дучар булды. Дошман шәһәрдәге нефть химиясе сәнәгате объектларына ничек тә зыян салырга маташа. 10 августта пилотсыз очкычлар һөҗүмендә 13 кеше һәлак булган. 80гә якыны зыян күргән. Ә 13 сентябрьдәге һөҗүмдә ике туташның гомере өзелгән, 14 кеше яраланган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре