Түбән Кама районының Түбән Уратма авылында яшәүчеләр якташлары – солдатлар өчен гуманитар ярдәм әзерли. Биредә бөтен авыл халкы аларга дип мунча себеркесе, иван-чәй җыя, тәм-томнар, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре әзерли. Биредә бу эшләр чып-чын фабрикадагы кебек җайга салынган.
Ир-атлар мунча себеркесе җыя. Фәрит Заһиров – бу эштә иң тәҗрибәле кешеләрнең берсе. Аның әйтүенчә, хәрби бурычны үтәгәннән соң хәл җыю өчен мунчада чабынып чыгудан да яхшысы юк.
“Барлык буыннар өчен, кан әйләнеше өчен файдалы. Ата-бабаларыбыз каен себеркесен ләгәндә кайнар суда пешекләп алгач, билгә кадәр шул суда утырган. Иртән түгел, әлбәттә, ә кичен хәрби бурычны үтәп кайткач. Ә йоклар алдыннан – иван-чәй. Хәрбиләр элек-электән шулай хәл җыйган. Иван-чәй кәефне тынычландыра, алҗыганлыкны бетерә. Иртән гүя яңа кеше сыман йокыдан торасың”, – дип елмая ул.
Сихәтле үләннәрдән торган чәйне дә солдатларга юллаячаклар. Анысын хатын-кызлар үзләренә генә хас булган зур төгәллек һәм тырышлык белән әзерли. Алар , милли җырлар көйләп, маскировка челтәрләрен дә үрә , окоп шәмнәрен дә ясый әле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез