30 августта Түбән Камада махсус хәрби операциядә (СВО) катнашучылар һәм ветераннар арасында Татарстан Рәисе Спорт кубогының беренче этабы төгәлләнгән. Шулай ук турнир кысасында армрестлинг буенча ярышлар булган.
Ярышларда республиканың 16 районыннан 85 килограммга кадәр һәм 85 килограммнан артыграк ике үлчәү категориясендәге 40 спортчы катнашкан.
Турнир йомгаклары буенча командалар арасында җиңүчеләр билгеләнгән. Түбән Кама районы спортчылары – беренче, Чүпрәле районы – икенче, Казан шәһәре өченче урынга чыккан.
Исегезгә төшерәбез: Кубокның беренче этабы турниры июльдән августка кадәр үткәрелде. Шушы вакыт эчендә йөзү, өстәл теннисы, нард һәм армрестлинг буенча ярышлар уздырылды. Кубок финалы 4-5 сентябрьдә Идел буе Дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узачак.
“Татарстан Рәисенең Спорт кубогы” ярышлары Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычында үткәрелә. Максаты – СВОда катнашучыларны физик культура һәм спортка җәлеп итү, спорт ярышлары яларны аларны тыныч тормышка җайлаштыру.
Бу “Россия спорты” дәүләт программасы буенча гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез