7 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Түбән Кама Җәмигъ мәчетендә СВОда катнашучыларның ата-аналары һәм туганнары очрашуы булачак.
Очрашуга 100гә якын кеше килер дип көтелә. Кунаклар арасында Түбән Кама шәһәре башлыгы Радмир Беляев, иҗтимагый оешма вәкилләре, хәзрәтләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләре дә булыр көтелә. Программада вәгазь сөйләү, танышу һәм аралашу каралган, шулай ук килгән кунаклар пылаудан авыз ититәчәкләр.
Түбән Кама Җәмигъ мәчете Химиклар проспекты, 59 йорт адресы буенча урнашкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез