Түбән Камада уникаль предприятие – гексен җитештерү заводын төзү төгәлләнеп килә. Россия һәм БДБ илләрендә тәүге шундый завод булачак бу. Анда елына 50 мең тонна продукция җитештереләчәге күздә тотыла. Компания продукциясе Россия, шулай ук БДБ илләренең шушы базардагы ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү мөмкинлеге бирәчәк.
“Әлеге завод торбалар, көнкүреш химиясе, косметика һәм дарулар өчен савытлар, тартмалар җитештерүдә файдаланыла торган 3 миллион тоннадан артыграк югары маркалы полиэтилен эшләп чыгару мөмкинлеге бирәчәк”, – дип билгеләп үткән Түбән Кама районы хакимияте башлыгы урынбасары Александр Умников.
Аның әйтүенчә, объектны төзү 99 процентка төгәлләнгән. Хәзерге вакытта җиһазларны көйләү-урнаштыру эшләре алып барыла. Җиһазларның 88 проценты урнаштырылган инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез