Газетага язылу

Түбән Камада үсмерләр арасында мобиль уеннар буенча турнир узачак

14 һәм 15 августта Түбән Кама районында Алдынгылар йортында Алдынгыларның мобиль лигасы узачак. Анда 14-18 яшьлек үсмерләр, 5 кешелек командаларга тупланып, популяр онлайн-уенда көч сынашачак.

Ярышларда Татарстанның төрле почмакларыннан уенчылар катнашырга мөмкин. Теләгендә булганнар 12 августка 17.00 сәгатькәчә сылтама аша кереп теркәлә ала.

Алдынгыларның мобиль лигасы – Татарстанда үсмерләр арасында тәүге мобиль уеннар лигасы. Киберспорт турниры бу. Анда катнашучылар стратегия һәм тактика кору осталыгы буенча гына түгел, бәлки чынбарлыкта үзара аралашу, дус-ишләр табу осталыгы буенча да ярышачак.

Түбән Камада үсмерләр Standoff 2 уенында катнаша. Аның бер раунды 40-60 минут дәвам итә. Лига ике этаптан: квалификация этабы һәм гала-турнирдан тора. Сайлап алу ярышлары 14 августта узачак. Финалга 8 команда чыга. Лиганың җиңүчесе 15 августта билгеләнәчәк. Командага акчалата бүләк тапшыру каралган. 

Инде әйткәнебезчә, турнирда 5әр уенчыдан торган командалар катнаша.

Лига турында, шулай ук киләсе турнирларның кайда үткәреләчәге турында тәфсилле мәгълүматларны Татарстанда Алдынгылар хәрәкәтенең социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин.

Безнең белешмә: Алдынгыларның мобиль лигасы 2026 елның башында булдырылган. Киберспорт буенча тәүге ярышлар язын Бөгелмә районында узган да инде. Ул чагында 12 команда квалификация турнирында һәм гала-турнирда катнашкан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре