Газетага язылу

Түбән Камада хатын-кыз үз фатирында янгында һәлак булган

Түбән Камада Мәктәп бульварындагы күпфатирлы йортта янгын чыккан. Утта 57 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын биш катлы йортның икенче катындагы ике бүлмәле фатирда чыккан. Коткаручылар килгәндә, коридорда кулланылган әйберләр янган. Ачык ут 6 квадрат метр мәйданда сүндерелгән. Янгынны сүндерү барышында 1967 елгы хатын-кызның мәете табылган.

Янгынның беренчел сәбәбе – электр җиһазларын урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен бозу.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре