Түбән Кама мэры Радмир Беляев белдергән мәгълүматларга караганда, һөҗүм вакытында кыз өйдә булган һәм балконда йоклаган.
Кичә, 10 август иртәсендә, Түбән Кама БПЛАларның массакүләм һөҗүменә дучар булды. 13 кеше һәлак булды, 78 кеше зыян күрде.
Һәлак булганнарның гаиләләренә 2 миллион сум күләмендә түләү каралган, зыян күрүчеләргә исә җәрәхәтләрнең авырлыгына карап, 300 меңнән 600 мең сумга кадәр түләнәчәк. Һәлак булган кызның гаиләсенә муниципалитет өстәмә рәвештә 1 миллион сум түләячәк һәм җирләү оештыруны тулысынча үз өстенә алачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез