Бүген Түбән Камадан 11 ир-ат контракт буенча хәрби хезмәткә киткән. Алар Төньяк диңгез флоты подразделениеләрендә, татарстанлылар өчен махсус оештырылган “Батыр” мотоукчылар батальонында хезмәт итеп, махсус хәрби операция бурычларын үтәячәк. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Түбән Кама егетләрен якыннары озатып калган. Гадәттәгечә, хәрби комиссар һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары аларга фатиха биргән.
Моннан тыш православие динендәгеләр өчен – атакай, мөселман динендәгеләр өчен – мулла вәгазь сөйләгән. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары әйтүенчә, алгы сызыкта дингә ышанмаучылар юк.
Мондый адымга барган һәр ир-ат өчен иң кадерле сүзләр, әлбәттә, якыннары – хатыннары, балалары һәм ата-аналары авызыннан яңгырый. Күбесе махсус хәрби операциягә якыннары хакына бара да инде. Аларның төп теләге – нацистларны тизрәк юк итү.
Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков исә түләүләр турында искә алып үткән.
“Бер елга контракт төзүчеләр бер тапкыр матди ярдәм ала. Хәзерге вакытта төбәктән – 505 мең һәм Оборона министрлыгыннан – 195 мең сум түләнелә. 700 мең сумга әле тагын шәһәр-районнан 200дән 240 мең сумга кадәр өстәлә”, – дип билгеләп үткән хәрби комиссар.
1 июньнән республикадан контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләргә 700 мең сум акча түләячәкләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов килешү төзергә теләүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләүне 505 мең сумга кадәр (моңа кадәр ул 305 мең сум иде) арттырырга карар кылды. Билгеле булганча, ул Россия Оборона министрлыгыннан түләнә торган 195 мең сумга өстәлә. Яңалык җәйнең беренче ике аенда Татарстанда контракт төзүчеләргә кагылачак. Шулай итеп, яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, республика шәһәрләре, районнары һәм предприятиеләре күрсәткән ярдәм чараларын да исәпкә алып, 1 миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин. Ул яшәү урынына карамастан, Татарстан территориясендә килешү төзегән һәркемгә кагыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез