Авырлыгы 25 тонна булган йөк составында техника, ягулык, тәгәрмәчләр, төзелеш материаллары, маскировка челтәрләре һәм посылкалар бар.
Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев волонтерларга ярдәм җыюлары өчен рәхмәтен белдерде.
«Җиңү – ул уртак эш. Безнең система оештырылган. Без барыбыз да уртак җиңүебезгә зур өлеш кертәбез. Кемдер төйи, кемдер ятьмә үрә, балалар хат яза. Читтә калмаган һәркемгә рәхмәт, ә без үз ягыбыздан сезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез», – диде ул.
Радмир Беляев актив волонтерларга медальләр һәм хәрби частьләрдән Рәхмәт хатлары тапшырды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез