Түбән Кама хастаханәләренә БПЛА һөҗүмендә зыян күргән 28 кешене, шул исәптән бер баланы алып килгәннәр, дип хәбәр иткән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез: бүген иртән республика, аерым алганда, Түбән Кама пилотсыз очкычлар һөҗүменә дучар булды. Казан Кремленнән хәбәр ителгәнчә, шәһәрнең сәнәгать һәм гражданлык объектларына һөҗүм ителгән.12 кеше һәлак булган, 38ы яраланган. Татарстанда матәм көне игълан ителде.
Шул ук вакытта «Казан» халыкара аэропортындагы чикләүләр аркасында 60лап рейс тоткарлана.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез