Газетага язылу

Түбән Каманың 60 еллыгына шәһәр гимны барлыкка килгән

Түбән Каманың 60 еллыгы уңаеннан шәһәрнең яңа гимны тәкъдим ителгән. Бу хакта шәһәр мэры Радмир Беляев «Макс» мессенджерындагы каналында хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, яңа композиция Түбән Камага, шәһәр халкына булган мәхәббәтне һәм киләчәккә өметләрне чагылдыра.

«Бүген Түбән Каманың тагын бер тавышы – үз гимны барлыкка килде. Ул шәһәргә булган мәхәббәт, без горурланган кешеләр һәм бергәләп төзегән киләчәк турында яңгырый», – дип язган Радмир Беляев.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре