Түбән Каманың яшь җырчысы «Голос. Дети» тапшыруында катнаша

Түбән Кама укучысы Арина Кияшко «Беренче канал»да бара торган «Голос. Дети» тапшыруында катнаша. Арина 35нче лицейның 8 нче сыйныфында укый һәм 2 нче музыка мәктәбендә шөгыльләнә. Бу хакта  nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.

Яшь җырчының чыгышы эфирга бу атнаның җомгасында, 24 октябрьдә чыгачак. Ул тыңлаулар этабын узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре