«Түбән Новгород өлкәсе территориясенә пилотсыз очкычлар һөҗүм итә... Бу хакта хәбәр итүе бик авыр, әмма ике кеше һәлак булды, тагын икесе хастаханәдә. Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам, бөтен өлкә халкы сезнең белән бергә кайгыра һәм кайгыгызны уртаклаша. Зыян күрүчеләргә һәм аларның гаиләләренә кирәкле барлык ярдәм күрсәтеләчәк», - дигән ул социаль челтәрләрдә.
Шулай ук бер сәнәгать объекты, берничә автомобиль һәм торак йорт зыян күргән, әмма инфраструктурага зур зыян килмәгән. Түбән Новгород төлкәсендә 23 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Ашыгыч хезмәтләр һөҗүм нәтиҗәләрен бетерү белән шөгыльләнә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез