Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында СВОдагы егетләргә күчтәнәч әзерлиләр. Атна өч тапкыр хатын-кызлар авыл мәчетендә җыелып, егетләргә дип чәкчәк пешерәләр.
– Бу ханымнарга сокланмыйча мөмкин түгел. Өйдәге эшләре дә бар бит әле. Әмма шулай булса да, алар вакыт таба. Инде менә күп вакыт якташ егетләргә дип татлы ризык әзерлиләр. Мең рәхмәт үзләренә, – ди авылдашлары Мулланур абый. – Тизрәк илләр тынычлануын көтәбез. Ватан сагындагы һәр егет өйләренә исән-имин әйләнеп кайтсын!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез