Газетага язылу

«Туган авылым»да беренче ифтар узды

Мөселман дөньясы рамазан аена керде. Матур гадәт буенча, «Туган авылым» милли комплексында ел саен беренче ифтар үткәрелә.

«Туган авылым»да беренче ифтар узды
Фотолар: Татар-информ

Күркәм авыз ачу мәҗлесен төп оештыручыларның берсе,  комплексның җитәкчесе  Радик Абдрахманов: «Без бу айны түземсезлек белән көтеп алдык. Сагындык. Чарага диаспора вәкилләрен, консулларны, төрле дин вәкилләрен дә чакырдык. Ифтарлар безне берләштерә. Көн саен тәравих намазын укыйбыз. Ай дәвамында авыз ачулар үткәреләчәк. Балалар өчен дә «Туган авылым»да ифтар оештырачакбыз», – дип белдерде журналистларга.

Комплекска халык бер сәгать алдан җыелды. Рамазан ае белән бер-берсен тәбрикләү сүзләре, теләкләр ишетелә. Күптән очрашмаган танышлар да биредә күрешә. Халык бик күп иде. Оештыручылар сүзләренә караганда, 300 ләп кунак чакырылган. Ифтар мәҗлесендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Рәисе карамагындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев та катнашты.

Марат Нурев инде 15 нче ел ураза тотуы хакында сөйләде. «Ифтарга чакыргач, Мәскәүдән сөенеп кайттым. Рамазанның беренче көне аеруча дулкынландыра да, шатландыра да. Бик матур бәйрәм. Дуслар белән дә очрашабыз», – дип, үз хисләрен белдерде ул. Марат Нуриев – Апас районы «Якташлар» җәмгыяте җитәкчесе дә. Планнары белән дә уртаклашты. 2 нче мартта якташлар белән ифтарга җыелып, Апас районыннан чыккан танылган хәйрияче Әсгать Галимҗановны да искә алырга әзерләнәләр.

Мул табыннар янына утырган кунакларны сәламләп, Радик Абдрахманов: «Без бүген ифтарларга старт бирәбез. Татар халкы кунакчыллыгы белән дан тота. Ә «Туган авылым» комплексы кунакларны һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала, милли ризыкларыбыз белән сыйлый. Аллаһы Тәгаләдән миңа да бәрәкәт иңә. Барлык проектларыбыз да уңышлы бара, үсештә», – дип белдерде. Аның сүзләренә бер дәлил итеп, «Россия хезмәт фидакарьлеге» оешмасының Татарстан буенча оешмасы рәисе Мансур Һашимов Радик Абдрахмановка Рәхмәт хаты тапшырды.

Авыз ачар вакыт җиткәнче,  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов вәгазь укыды. Ул кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде. Ифтар мәҗлесен оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Илфар хәзрәт махсус хәрби операциядә булган егетләребезне  дә искә алды. «Без алар аркасында тынычлыкта, иминлектә яшибез. Үзләренең каннарын һәм гомерләрен кызганмыйча шәһит киткән егетләребезнең рухлары шат булып, җәннәт әһелләреннән булырга насыйп итсен», – диде ул. Рамазан аеның әҗере хакында да сөйләде. «Рамазан – Аллаһның рәхмәтенә ирешү, газабыннан котылу ае. Кешенең һәр кылган гамәле – үзе өчен. Коръәнен укыса да, сәдака бирсә дә, шәкертләрне тәрбия кылса да, мәчет төзесә дә – үзе өчен. Тоткан уразасының әҗере дә үзенә була», – дип сөйләде хәзрәт.

 

Ифтар мәҗлесе мөнәҗәтләр, дини җырлар белән дәвам итте.                                    

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре