Газетага язылу

Туган көн уңаеннан депутатлар халыкны кабул итү декадасын башлап җибәрде

Киләсе елда узачак сайлау, СВОга ярдәм һәм Татарстанда яшәүчеләрне ишетү. «Бердәм Россия» партиясе оешуга 24 ел тулу уңаеннан башкалада урнашкан Иҗтимагый штабта матбугат конференциясе узды.

Сәяси кырда алда торган зур эшләрнең берсе – киләсе елда узачак Россия Дәүләт Думасына сайлау. Бу хакта матбугат очрашуында да әйттеләр.

– Дәүләт Думасында Татарстаннан 15 депутат бар, аларның 14 е – «Бердәм Россия»дән. Шул исәптән Максим Топилин һәм Олег Морозов – комитет җитәкчеләре, Әлфия Когогина һәм Илдар Гыйльметдинов – комитет җитәкчеләренең беренче урынбасарлары, – диде «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов. – Татарстаннан депутатлар командасы – ил күләмендә иң нәтиҗәле эшләүчеләрнең берсе. Шунысы да игътибарга лаек: Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алар белән даими рәвештә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кимендә өч айга бер тапкыр очрашып тора. Төбәккә акча җәлеп итү юнәлешендә республикадан сайланган депутатлар – иң нәтиҗәлеләреннән берсе. Киләсе елда депутатлар составы яңарачак дип тә көтәбез.

Юрий Камалтынов сүзләренә караганда, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегеннән депутатлыкка кандидатлар Дәүләт хезмәтләре порталы аша алдан тавыш бирү юлы белән сайланачак. Шуңа күрә республикада яшәүче һәркем үз кандидаты өчен тавыш бирә алачак.

– Безнең бурыч – ил парламентының түбән палатасында төбәкнең көчле позициясен саклап калу. Киләсе елда сайлау кампаниясен сыйфатлы һәм актив рәвештә үткәрү өчен Дәүләт Думасына кандидатлыкка кандидатлар буенча алдан тавыш бирү үткәрәчәкбез. Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия» тарафыннан теләктәшлек күрсәтелгән кандидатларның барысы да Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе җиңүчеләре булачак дип өметләнәбез, – диде партиянең башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин.

Алдан тавыш бирүгә әзерлек башланган инде. Февраль уртасында оештыру комитеты төзеләчәк, дип көтелә. Алдан тавыш бирүгә исә май ахырында керешәчәкләр. Марат Сәмигуллин искәрткәнчә, республикада 18 эшче төркем гамәлдә. Алар белән депутатлар җитәкчелек итә, бирегә республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре дә керә. «Эшче төркемнәрнең төп максаты – федераль чаралар җәлеп итү, закон чыгаруга бәйле тәкъдимнәрне алга сөрү һәм халыктан җыйган наказларны үтәү. Алай гына да түгел, Дәүләт Думасындагы һәр депутат Татарстанда илкүләм проектларны тормышка ашыруын турыдан-туры контрольдә тота. Депутатлар республика районнары буенча беркетелгән. Бу елның алты аенда Дәүләт Думасы депутатлары төбәк дәрәҗәсендәге 718 чарада катнашкан. Шул исәптән иҗтимагый кабул итү пунктларында 224 очрашу үткәргәннәр», – диде Марат Сәмигуллин.

Бүгенгә әйләнеп кайтсак, очрашу кысасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм турында кат-кат әйттеләр. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге илнең яңа төбәкләренә һәм СВО зонасындагы хәрбиләргә 34 нче гуманитар йөк колоннасын озатырга әзерләнә. Бу эштә яшьләр дә актив катнаша.

– Татарстан шефлыкка алган шәһәрләргә ай саен барып, гуманитар йөк тапшырабыз. Татарстаннан киткән хәрбиләргә ярдәм итәбез. Аларга азык-төлек кенә түгел, ә квадрокоптер, питбайклар да алып барабыз. Соңгы ярты елда барган саен кимендә бер машина төяп китәбез. Болар барысы да җиңүне якынайту өчен эшләнә. СВОда якыннарын югалтучылар турында да онытырга ярамый. Әле бу көннәрдә генә аларны Әниләр көне белән котладык, – дип сөйләде «Яшь гвардия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов.

Бәйрәм бүләксез дә булмый. Туган көн уңаеннан депутатлар халыкны кабул итү декадасын башлап җибәрде.

– Халык белән турыдан-туры элемтәгә зур игътибар бирәбез. Декада кысасында һәр көн аерым темага багышланачак, – диде «Бердәм Россия»нең иҗтимагый штабы җитәкчесе Камил Садриев.

Декада кысасында халыкны кабул итү тәртибе

2 декабрь – ТКХ мәсьәләләре буенча;

3 декабрь – социаль ярдәм мәсьәләләре буенча;

4 декабрь – мәгариф мәсьәләләре буенча;

5 декабрь – эшләүчеләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре буенча;

8 декабрь – сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча;

9 декабрь – ана һәм бала мәсьәләләре буенча;

10 декабрь – эшкуарлык һәм бизнес мәсьәләләре буенча.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре