Туган телләрне үстерүгә багышланган бәйге җиңүчеләрен тиздән игълан итәчәкләр

Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе тәкъдиме белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуаш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре” һәм "Туган телдә белем һәм тәрбия бирүче иң яхшы балалар бакчасы” бәйгеләре игълан ителгән иде.
– Бу бәйге беренче тапкыр үткәрелә дисәң дә була. 2017 елда татар телендә белем бирүче иң яхшы мәктәпләр бәйгесе уздырылган иде. Быел исә туган телдә иң яхшы белем бирүче бакчалар һәм мәктәпләрне ачыкладык, – ди Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова. – Туган телләрдә белем бирүче мәктәпләрнең күбесе авыл җирлекләрендә урнашкан. Яңа бәйге туган телендә белем бирүне популярлаштыру һәм белем һәм тәрбия учакларының матди ягын ныгытуны күздә тота. Аны отучыларга 500 мең сум акча бирелә. Бәйгедә барысы 93 мәктәп, 104 бакча катнашты. Комиссия тарафыннан, бәйге нәтиҗәләреннән чыгып, 20 иң яхшы бакча һәм мәктәп билгеләнде. Жиңүчеләрне шушы көннәрдә игълан итәчәкбез.

Сүз уңаеннан, республикада филиаллары белән бергә 657– татар, 88– чуаш, 24– удмурт, 16–мари, 3 –мордва һәм 1 иврит мәктәбе исәпләнә.

Сәрия Мифтахова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Сәрия Мифтахова бәйге "Туган Тел" Туган телләрне үстерүгә багышланган бәйге

Көн хәбәре