• Фото: Татар-информ

Туганыңнан торак сатып алганда салым кайтарып буламы?

– Бертуган апамнан фатир сатып алган идем. Якын туганыңнан торак алганда, салым вычеты түләнми, дип ишеттем. Дөресме икән бу?

Юрист Булат Закиров җавап бирде.

– Чыннан да, кайбер очракларда түләнгән салымны кире кайтарып булмый:

* милек мирас яки бүләк итеп бирелсә;

* торакны якын туганнарыңнан – әти-әниеңнән, балаларың, ирең (хатының), бертуган апа-сеңел һәм абый-энеләреңнән, уллыкка (кызлыкка) алучылардан, опекуннарыңнан сатып алсаң;

* фатир өчен түләгәндә, дәүләт ярдәме – субсидияләр яки компенсацияләр дә кулланылса, бу очракта чыгымнарның әлеге өлеше вычет исәпләгәндә төшеп кала;

* милеккә хокукны 2014 елның 1 гыйнварына кадәр рәсмиләштереп, вычет алынган булса;

* салым вычетын исәпләүгә нигез итеп алына торган максималь суммадан (2025 елның 1 гыйнварыннан – 2 миллион сум) тулысынча файдаланган булсагыз, яңа торак сатып алсагыз да, вычетка кабат өметләнеп булмаячак.

Шул ук вакытта ипотека өчен акчаны бер тапкыр һәм бер торак өчен генә кире кайтарырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре