Тугызынчы сыйныф укучыларының төп дәүләт имтиханнары башлана

Бүген тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар өчен имтиханның төп чоры башлана. Алар өчен ике юл бар – 10 сыйныфта укуны дәвам итү яки көллиятләргә укырга керү. Бу хакта «Российская газета» яза.

Быел өч төбәктә - Мәскәү, Санкт - Петербург һәм Липецк өлкәсендә – төп дәүләт имтиханын тапшыру эксперименталь режимда узачак. Биредә көллиятләргә керергә җыенучы тугызынчы сыйныф укучылары бары тик ике мәҗбүри имтихан тапшырачак - рус теле һәм математика. Укуларын 10 нчы сыйныфта дәвам итәргә теләүчеләр өчен исә барысы да үзгәрешсез кала: ике мәҗбүри имтихан һәм икесе - сайлап алу буенча.
Төп дәүләт имтиханын Россия буенча 1,6 миллионнан артык тугызынчы сыйныф укучысы тапшырачак.

Имтиханнар Россиянең 85 төбәгендә һәм 57 чит ил мәктәпләрендә узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре