Бу җәһәттән тәкъдимне июль аенда төрле фракцияләр депутатлары керткән. Алар арасында – вице-спикерлар Виктория Абрамченко һәм Петр Толстой, шулай ук Мәгърифәт буенча комитет рәисе Ирина Белых (барысы да “Бердәм Россия”дән).
Документ “Мәгариф турында” законга үзгәрешләр кертүне күздә тота. Төзәтмәләр нигезендә, тугызынчы сыйныфтан соң ГИАны тапшыра алмаган укучылар эшче һөнәрләрен бушлай үзләштерә алачак.
Белгечлекләрнең төгәл исемлеген төбәкләрдәге хакимиятләр билгеләячәк.
Закон проекты авторлары фикеренчә, имтиханны тапшыра алмаган тугызынчы сыйныф укучылары, аны кабат тапшырганчы, бер ел вакытын югалта. Гәрчә бу вакытны белгечлек алу өчен файдаланып булса да. Шуңа күрә алар башта, һөнәргә өйрәнеп, квалификация имтиханын тапшыруны, шуннан соң гына дәүләт йомгаклау аттестациясен узуны тәкъдим иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез