Гаилә кору уен эш түгел. Россия яшьләре шулай ди. Соңгы биш елда алар соңрак өйләнешә башлаган. «ЗАГС реестры» порталы мәгълүматларына караганда, 2021 елда егетләр – 33,2, кызлар 30,7 яшьтә гаилә корса, хәзер бу саннар 35,3 һәм 32,8 гә җиткән. Ни өчен хәзерге яшьләр гаиләне соң төзи? Шул сорауга ачыклык керттек.
ГАИЛӘ КОРЫЛЫР, ФАТИРЫ КИРӘК
«Кайчан өйләнәсең? Кайчан кияүгә чыгасың?» Яше 30 га якынлашкан һәркемгә еш бирелә торган сораулар бу. Сер түгел, өлкәннәр фикеренчә, финанс тотрыклылыгына ирешү һәм нәселне дәвам иттерү өчен, гаиләне мөмкин кадәр иртәрәк төзү хәерле. Әмма бүген яшьләр ЗАГСка чабарга ашыкмый, ә алдан уйлап эш итәргә тырыша. Моның төп сәбәбе – тормыш кыйммәтләренең үзгәрүе һәм күп кенә иктисадый факторлар. Мисал өчен, яшьләрнең карьера төзүне өстенрәк куюы һәркемгә мәгълүм. «Гаилә төзегәнче финанс тотрыклылыгына ирешәм һәм үз фатир, йортымны булдырам», – дип сүз биргән яшьләребез дә юк түгел. Казанда яшәүче Илмир Хәбибуллин әнә шундыйлардан.
– Мин – гади авыл малае. 11нче классны тәмамлагач, Казанның авиация институтына укырга кердем. Арттан төртүчем дә, зур урында эшләүче абыем да булмады, үз тырышлыгым белән бюджетка эләктем. «Магистр» дәрәҗәсен дә алдым. Хәзер белемем буенча эшлим, – дип сөйләде ул.
Тиздән 27 яшен тутырачак егет гаилә кору турында уйлана, әмма башта фатирлы булу теләге белән янып йөри икән.
– Хәзер кыйммәтләр үзгәрде: беренчедән, кызларның авылда торасы килми, икенчедән, каенана белән яшәргә риза түгелләр. Шуңа күрә фатир алу – бик зур хыялым. Машиналы булдым, фатиры кирәк. Кызлар белән очрашып йөрергә вакыт юк, фатирга акча җыям. Калганы үз вакыты белән булыр, – ди егет.
Айсылу Сабирова – фотограф. Казан педагогия көллиятен тәмамласа да, үз белгечлеге буенча бер көн дә эшләмәгән ул. Аның каравы яратып башкара торган эшен тапкан. 32 яшен тутырса да, гаилә корырга ашыкмый.
– Гаилә кору уен эш түгел. Беренче очраган егеткә кияүгә чыгасым килми. Ә төпле, гаиләсе өчен бар нәрсәгә әзер булган, балаларны яраткан, ата-анасын хөрмәт иткән ир-егетләр бик аз. Әллә миңа гына очрамыйлармы? – дип елмая Айсылу. – Минем әни 38 яшендә кияүгә чыккан. Аңа да карамастан, ике бала алып кайткан. Әти белән матур тормыш итәләр. Миңа калса, 25 тулганчы кияүгә чыгарга, 30 га кадәр бала алып кайтырга кирәк, дип кенә гаилә кору бер дә дөрес түгел. Дәүләт, әти-әни, туганнар өчен яшәмибез, алар өчен бала үстермибез бит. Үзебез турында, киләчәгебез турында кайгыртыйк, дим мин.
Сер түгел, ХХІ гасырда хатын-кызларның хыялларын тормышка ашыру мөмкинлекләре күбрәк. Вуз тәмамлаган һәм үз алдына карьера төзү максатын куйган кыз өчен никах беренче урында булмаячак, билгеле. Шуңа да хатын-кызларның ир-ат һөнәрләрен үзләштерүе очраклы хәл түгел. 2021 елда Хезмәт министрлыгы хатын-кызлар өчен тыелган һөнәрләр исемлеген кыскартты. Хатын-кызлар машина сүтеп җыючы булып та, самолетка техник хезмәт күрсәтү буенча инженер булып та эшли алды. Трактор, комбайн иярләгән кызлар хакында болай да еш ишетеп торабыз. Нәтиҗәдә, ир-ат һөнәрләрен үзләштергән гүзәл затлар көчле кулга мохтаҗ түгел, дип саныйлар ди белгечләр.
ТАБА АЛМАСАҢ, ДИМЛИБЕЗ!
Киров өлкәсенең Нократ Аланында гомер итүче Нүрия Исмәгыйлева 17 яшендә кияүгә чыккан. Үз теләге белән түгел, билгеле. Шуңа да карамастан, тормыш иптәше Зөфәр абый белән 62 ел бергә матур гомер кичергәннәр. «65 ел булыр иде, чирләде шул, вафатына 3 ел тулып килә инде», – дип авыр сулады Нүрия апа.
– Күрше авыл егете иде Зөфәр. Бер күрмәгән кешем түгел, үткән-киткәндә күз төшергәләдем. Шулай бер кич урлады бит бу мине. Икенче көнне апам киемнәремне китереп бирде дә: «Баскан урыныңда таш булып кал», – диде дә китте. Менә шулай 17 яшемдә бер белмәгән ир хатыны булып куйдым. Үкенмим, яхшы яшәдек, 5 бала тәрбияләп үстердек. Хәзер 10 ел йөргән парлар да никах укытмый аерыла. Оныгым мәктәптә бергә укыган егет белән 9 ел очрашып йөрде. Әти-әниләре бер-беренә хөрмәт белән «кодагый, кода» дип дәшәләр иде. Насыйп булмады, аралары бозылды. Без бер көн очрашмый да өйләнештек – начар тормадык, ә хәзер... – дип уртаклашты әңгәмәдәшем.
Кыз урлау очраклары турында хәзер ишетмәсәк тә, димләп кавышкан парлар байтак. Хәер, димче, яучылык хезмәте булдырган районнар да бар. Бу исә шушы проблеманы чишүгә бер адым булгандыр.
– Баласы өчен ата-ана сорап килә. «Улым 40 ка бара инде, берәр юньле кыз булмасмы, без үлгәч, яхшы кулларга калсын иде», – ди ана. Яшьләр бик сирәк мөрәҗәгать итә. Алар танышу сайтларында утырырга мөмкин, ә менә миңа ярдәм итегез, дип беркайчан да килмәячәк. Кызганыч, гадәттә димләп кавышкан парлар нык була. Алар хәзерге яшьләр кебек бишәр ел очрашып йөрми, 2–3 атна аралашканнан соң, никах укыта. Бер-берсен яшәгәндә өйрәнәләр, – ди Мамадыш районында яшәүче димче Рәкия Гайфуллина (исеме үзгәртелде. – Авт).
Аның фикеренчә, хәзер димчегә яше 30 дан артып киткәннәр мөрәҗәгать итә. Гадәттә аларның төп таләпләре – начар гадәтләрсез, үз яшендәге парны очрату.
– Яшьләр сайлана хәзер. Тегенең машинасы юк, монысының фатиры бер генә бүлмәле. Кара чәчле кыз ошамый, зәңгәр күзлесе кирәк. Кайчак көләсе дә килә, чөнки яшьләр телевизордан караган сериал актер һәм актрисаларына охшаш кешене эзли. Шундагы вакыйгаларны чынбарлыкка тиңли, – ди Рәкия ханым.
Сүз уңаеннан, Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов фильмнарда баласыз хатын-кызларны күрсәтүне тыярга тәкъдим иткән иде. Ул баласыз, көчле һәм бәйсез хатын-кыз образы россиялеләрне кияүгә чыгу һәм бала табуны кичектерергә этәрә, дип саный.
ФИКЕР
Лилия Шиһабетдинова (психолог):
– Ата-ана – үрнәк. Ә гаилә кору теләгенә ата-ана үрнәге йогынты ясый. Гадәттә, тулы булмаган гаиләләрдә үскән ир-егетләр тату һәм тулы гаилә үрнәген күрми. Шуңа күрә алар үз гаиләсен булдырырга омтылмый һәм моның нәрсә икәнен белми. Кайбер ирләр әнисеннән аерылырга курка, ә ата-аналар, үз чиратында, аларны үз канаты астыннан җибәрми. Ир-ат табигате буенча гадәти тормыш рәвеше үзгәрешләренә кыенрак яраклаша. Җаваплылыктан курку, ирекнең чикләнүе – ир-егетләрдә рәсми мөнәсәбәтләргә керүне тоткарлый торган төп фактор. Ир-ат өлкәнрәк булган саен, аңа тормыш агышын үзгәртү катлаулырак. 35 яшенә ир-атның гадәти яшәү рәвеше: хобби, эш, дуслар даирәсе формалаша.
Ә тулы булмаган гаиләдә тәрбия алган хатын-кызлар хәтта кияүгә чыккан очракта да өстәмә эш урыны эзли. Алар тормыш иптәшенең генә көченә ышанмый. Шунысы мөһим: гаилә – авыр эш. Ә хатын-кыз гаилә учагын да сакларга, акча да эшләргә тырыша, ә бу күп көч һәм вакыт таләп итә. Шуңа күрә бүген кызлар мәшәкатьләрсез ирекле тормышны өстен күрә.
САН
«ЗАГС реестры» мәгълүматларыннан күренгәнчә, тулы булмаган биш ел эчендә никахлашучыларның уртача яше генә түгел, ә никахлашу турындагы гаризалар саны да арткан. Әгәр 2021 елда никах турында 1,114 млн гариза бирелгән булса, быел 1,477 млн гариза кабул ителгән. 2022 елда мондый гаризалар 1,828 млн булган, 2023 елда – 2,617 млн, 2024 елда – 2,769 млн.
КЫЗЫКЛЫ ФАКТ
Зур шәһәрләрдә яшәүче хатын-кызлар авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга караганда соңрак кияүгә чыга. Евразия форумы мәгълүматлары буенча, никахлашуның иң иртә яшен (20,8) Үзәк һәм Көньяк Азия илләрендә билгеләп үтәләр. Рейтингны Африка илләре дәвам иттерә (22,1 яшь). Барыннан да соңрак Европа һәм Төньяк Америкада яшәүче хатын-кызлар кияүгә чыга (27,2 яшь). Рейтингны Австралия гүзәл затлары йомгаклый: анда 30 яшьтә кияүгә чыгалар икән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
https://vatantat.ru/2025/07/176716/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез