Туй машинасы фаҗигагә юлыккан: өч егет һәлак булган

“Лада”, каршы як юлга чыгып, “Газельгә” килеп бәрелгән.

Дагыстанда туй кортежындагы машина юл фаҗигасенә юлыккан: өч егетнең гомере өзелгән. “Лада” (рулендә 21 яшьлек егет булган), каршы як юлга чыгып, “Газель”гә килеп бәрелгән. Авариядә йөртүче үзе һәм 21, 22 яшьлек ике пассажиры җан тәслим кылган. Тагын бер пассажир хастаханәгә озатылган. Бу хакта “KazanFirst” республика Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Ведомствода раслауларынча, җиңел машина туй кортежында булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре