Эш бирүченең мондый ялдан баш тартырга хокукы юк, дигән ул «Абзац» басмасына.
Ялга хокук турында РФ Хезмәт кодексының 128 маддәсендә язылган. Аны алу өчен язма гариза бирү дә җитә, шуннан соң эш бирүче үзе теләгәнчә раслаучы документны соратып алырга хокуклы.
Петрова әйтүенчә, шундый ук тәртип башка гаилә шартларына яки нигезле сәбәпләргә дә кагыла, шул исәптән бала туу, якын туганнар үлү яки хезмәткәрнең инвалидлыгы белән бәйле рәвештә ял алырга мөмкин. Мондый очракларда ял озынлыгы якларның килешүе буенча билгеләнә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез