• Фото: ясалма фәһем

Туй уздыру өчен 100 мең сумны ничек алырга?

Татарстанда яшь парларга туй уздыру өчен 100 мең сум акча бирәләр, дип ишеттек. Дөресме соң бу? Безнең олы улыбызның 16 августта туе була. Алар бу акчага дәгъва кыла аламы? Моның өчен нинди документлар җыярга кирәк?

Эльмира ФӘЙЗРАХМАНОВА, Мамадыш

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте:

– «Татарстанда яшь парларга грантлар» социаль проектында катнашырга рәсми рәвештә гаилә корырга җыенучы парлар дәгъва кыла ала.

Төп шартлары:

– Татарстанда урнашкан ЗАГС бүлекчәләрендә теркәлү;

– кияү һәм кәләшнең яше 35 тән (35 яшьне дә кертеп) артмаган булу;

– гариза тапшырган көнгә кадәр кимендә өч ел республика территориясендә яшәү.

Булачак туйга карата да таләп бар: аның үзенә генә хас үзенчәлеге булырга тиеш. Һәр туйга грант күләме 100 мең сум тәшкил итә. Акча фәкать туйны оештыруга бәйле чыгымнар өчен бирелә. Гаризалар 8 августка кадәр кабул ителә. Аны кесә телефонындагы «Услуги РТ 2.0» кушымтасы аша җибәрергә мөмкин. Булачак туйны – кияү һәм кәләшнең киемнәре, бәйрәмнең эчтәлеге һәм башкалар турында кыскача видео төшерергә дә кирәк булачак. 80 җиңүче парны махсус эксперт советы билгеләячәк. Җиңүчеләргә исә соңыннан акчаны нәрсәгә тотуларын раслап, мәсәлән, аренда, залны бизәү өчен түләү, хисап тапшырырга туры киләчәк. Тәгаен мәгълүмат белән министрлыкның рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

https://vatantat.ru/2025/07/176712/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре