Бер ир-ат туйдан исерек килеш кайтып үги әтисен буып үтергән дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.
Спас районының Кызыл Бистә авылында яшәүче 38 яшьлек ир-атны шимбә көнне иртән, 26 сентябрь генә табып алалар. Үтерүдә шикләнелеп, һәлак булган 20 яшьлек малайны тоткарлыйлар. Егет үз гаебен өлешчә таныган.
Тикшерү версиясе буенча, егет туйдан исерек булып кайткан һәм аның белән әтисе арасында конфликт килеп чыккан.
«Кеше үтерү»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада шикләнелүчегә кисәтү чарасы сайланачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез