Газетага язылу

Тукай һәм Аутаев әсәрләре беренче тапкыр Каирда гарәп укучыларына тәкъдим ителәчәк

Дөньядагы иң зур әдәби форумнарның берсе булган Каир халыкара китап ярминкәсендә гарәп аудиториясен Россия халыкларының шигъри традицияләре белән таныштыручы ике китап тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Презентацияләр 25 гыйнварга һәм 1 февральгә планлаштырылган.

Басмалар «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме ярдәмендә һәм катнашында әзерләнгән.

Укучыларга Мисыр язучысы, журналисты һәм әдәбиятчысы Ашрәф Абү Әл-Язиднең гарәпчәгә тәрҗемәсендә татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның «Су анасы» поэмасы тәкъдим ителәчәк. Шулай ук гарәп укучылары Чечня шагыйре Сөләйман-хаҗи Аутаевның «В тени матери» дигән шигырьләр җыентыгы белән танышачак. Җыентыкны Мисыр филолог-русисты, тәрҗемәчесе һәм мөгаллиме Мөхәммәд Наср Әд-Дин Эльгебали тәрҗемә иткән.

Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе һәм «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин билгеләп үткәнчә, әлеге китапларны чыгару Россия һәм гарәп илләре арасындагы мәдәни диалогны үстерү үрнәге булып тора.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре