Газетага язылу

«Тукай. Ярлыкагыл» – «Апуш» театры премьера тәкъдим итте

«Апуш» татар балалар театр студиясенең «Мәскәү» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме Г. Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан премьера тәкъдим итте.

«Тукай. Ярлыкагыл» –  «Апуш» театры премьера тәкъдим итте
автор фотосы

Ул шагыйрьнең “Исемдә калганнар” әсәренә нигезләнеп,  язучы Гөлүсә Батталова язган “Тукай. Ярлыкагыл” инцинировкасы буенча куелды. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, «Алтын битлек», М.Җәлил исемендәге премияләр лауреаты Булат Гатауллин.

 

Спектакль шактый гына катлаулы һәм психологик драма жанрында килеп чыккан. Гөлүсә Батталова үз әсәрендә Габдулла образы, аның күргәннәре, ятимлек кичерешләре аша “Бала вакыттагы үпкә-рәнҗүләр, кайгы-хәсрәтләр сине гомер буе озата барамы?” -дигән сорауга җавап эзли. Режиссер Булат Гатауллинны да шуңа охшаш сораулар борчыган булып чыга. Г. Тукайның “Туган тел” шигырендәге дүртенче куплет: “Ярлыкагыл, дип үземне, әткәм-әнкәмне, Ходам”,-дигән сүзләр аңа тынгылык бирми.

“Тукай. Ярлыкагыл” спектаклендә авырлыкларга юлыккан бала хисләре, каршылыкларга каршы тору көче яшь артистлар-“Апуш” театрына йөрүчеләр ярдәмендә ачыла. Кичерешләрне хореография һәм хәзерге вакытта шактый популярлашып килүче моушн-дизайн ярдәмендә чагылдырырга тырышалар. «Тукай. Ярлыкагыл» спектакленең композиторлары – Айдар Габдерәхимов, Булат Гатауллин, хореографлар – Дәринә Тимергалина, Миләүшә Гыйлметдинова. Тамашаның рәссамы, сценографы, ут рәссамы – Дмитрий Солопов. Моушн-дизайн – Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Полина Малых.

Спектакльдә барлыгы 32 шәкерт катнаша. Сәхнә телен аларга остазлары - К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Гүзәл Галиуллина, вокал дәресен К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хормейстеры Алия Хәмзина укыта. 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре