Газетага язылу

Тукай премиясенә быелгы кандидатлар исемлеге билгеле

Татарстан Мәдәният министрлыгында узган комиссия утырышында 2023 елда Тукай премиясенә 13 кандидат тәкъдим ителгән. Бу хатка министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Театр өлкәсендә - «Адәмнәр» спектакле белән «Әкият» курчак театрының иҗат коллективы (Илгиз Зәйниев, Сергей Рябинин, Эльмир Низамов, Дилүс Хуҗәхмәтов, Альбина Шаһалиева); Чаллы театрының «Абага алмасы ачы була» спектакленең иҗат төркеме (Фаил Ибраһимова, Рафил Сәгъдуллин, Равил Сабиров).

Әдәбият өлкәсендә - «Яну дәверләрендә» һәм «Вөҗдан үре – йөрәк түре» китаплары өчен Флера Гыйззәтуллина;«Су буенда учак яна» китабы өчен Наил Касыймов«Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем-үз җирем» җыентыклары өчен Себердән татар шагыйрь Шәүкәт Гаделша.

Кинематография өлкәсендә - «Күктау», «Байгал», «Исәнмесез!?» фильмнары өчен Илдар Ягъфәров белән Мансур Гыйләҗев«Заступница», «Осанна», «Святитель» документаль-нәфис трилогия өчен Алексей Барыкин.

Музыка сәнгате өлкәсендә - «Халкым моңнары», «Из коллекции фольклориста: татарско-мишарские песни» «В мире татарской музыки», «Ярулиннарның туган җир җырлары», «Татарская музыка: история и современность», «Нурлат районының татар җырлары», «Очерки по татарской музыке» хезмәтләре өчен Земфира Сәйдәшева; Татарстан Республикасы халыкларының җыр-инструменталь традицияләренә керткән өлеше өчен Геннадий Макаров.

Сынлы сәнгать өлкәсендә - милли темага багышланган декоратив паннолар өчен Наилә Кумысникова; Татарстанга багышланган сәнгати фоторәсемнәр өчен Фәрит Гобәев.

Архитектура өлкәсендә - Түбән Кама шәһәренең милли архитектура әсәрләре өчен Фирдәвес Ханов; Татарстанның агач архитектурасына багышланган җиде томлык альбомы өчен Равил Айдаров тәкъдим ителгән.

Март-апрель айларында кандидатларның эшчәнлеге турында фикер алышулар булачак. Чираттагы утырыш апрельдә уздырылыр дип көтелә. Лауреатлар, гадәттәгечә, 26 апрель көнне игълан ителәчәк

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре