• Фото: tukai-rt.ru

Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесе СВОдан кайткан хәрбиләр белән очрашты

Тукай районы Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев кыска вакытлы ялда булган хәрбиләр белән очрашты. Формаль булмаган шартларда алар чәй эчкәндә үз хезмәтләренә һәм агымдагы вазгыятькә кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Бу хакта «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.

Камил Нәҗмиев шулай ук хәрбиләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады, хезмәтләре һәм Ватанга тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде. Мондый очрашулар хәрбиләрнең рухын саклап калырга, җитәкчелек белән элемтәне ныгытырга ярдәм итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре