Газетага язылу

Тукай районы халкы СВОдагы егетләр өчен уникенче автомобиль тапшырган

СВОда катнашучылар өчен чираттагы автомобильне депутат һәм махсус операция активисты Валерий Тигрга тапшырдылар. «Волга» ГАЗ-3102 аңа алгы сызыкка озату өчен бүләк ителгән 12 нче машина булган.

Бу хакта Татар-информ яза.

Автомобильне Денис Полев һәм аның әнисе Фәнзилә Полева тапшырган. Машинаны алгы сызыкта медицина хезмәтендә яралыларны эвакуацияләү өчен кулланырга планлаштыралар.

Фәнзилә Полева Яр Чаллыда волонтер буларак та көрәшчеләргә булыша.

Автомобильне хезмәт урынына Валерий Тигр хәрби хәрәкәтләр ветераны Дмитрий белән бергә китерергә планлаштыра.

«Денис Григорьевичка һәм Фәнзилә Әнвәр кызына ышанычлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт», – дип билгеләп үтте Валерий Тигр.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре