Тукай районында ике кеше янып үлгән

28 сентябрь көнне Тукай районындагы «Восход-1» бакчачылык ширкәтендә янгында 2 кеше һәлак булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.

Урынга килгән коткаручылар янгынны сүндерә. Биредә 30 квадрат метр мәйданда ачык ут була. Янгын урынында 2 кеше мәете табыла. Аларның шәхесләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре