Тукай районыннан мобилизацияләнгән ир-ат улына видео котлау җибәргән: "Әниеңне тыңла!" ВИДЕО

Татарстанның Яңа Тукай районы бистәсендә бер малай туган көненә көтелмәгән бүләк алган. Аның мобилизацияләнгән әтисе, хезмәттәшләре белән бергә, туган көненә видео котлау җибәргән. Бүләк Казаннан килгән, алар хәзер җыелу пунктында әзерлек уза.

Мобилизацияләнгән ир-атлар йөрәк формасында тезелгән, ә әтисе алкышлар астында улына зур үсуе, авырмавын, әнисен тыңлавын теләгән.

Видео астында күңелләре тулган укучыларның күп аңлатмалары бар:

«Без сезнең өчен дога кылабыз, мондый таянырлык кешеләр булу сөендерә. Сез-безнең горурлыгыбыз»

«Улына сәламәтлек. Әтисе белән горурлансын. Ә иң мөһиме - сезнең барыгызга да сәламәтлек! Сезне исән-сау җиңү белән көтеп калабыз»

"Молодец, бик матур!»

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре