Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, Камаев, вазифаи вәкаләтләреннән файдаланып, таныш кешесенә бәясе 273 мең сумнан артык булган җир кишәрлегенә милек хокукы биргән. Шулай ук ул үзе бәясе 1,6 миллион сумнан артык булган өч җир кишәрлеген бушлай алган. Моннан тыш, Камаев кушуы буенча төрле эшмәкәрләр аның өчен 650 мең сумга якын счетларны түләгән.
Камаев Мәләкәс авылындагы «Яшьлек» мәдәният йортында эшмәкәр башкарган челтәрләр һәм жалюзи әзерләү һәм урнаштыру эшләренең бәясен 100 мең сумга арттырган һәм башка кешегә бурычын кайтарган.
Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, бер төзелеш компаниясе Камаевка контрактлар буенча түләүләр алуда ярдәм иткәне өчен Тукай районының Яңа бистәсендә бушлай йорт төзеп биргән. Ә «Тракресурс» компаниясе директоры Тукай районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы хезмәткәрләре җир кишәрлекләрен милеккә алу турындагы гаризаларны каравын тизәйтергә ярдәм иткән өчен аңа 280 мең сумнан артык счетны түләгән.
Аның кушуы буенча дәүләт өчен отышлы булмаган алмаш башкарылган: 25 җир кишәрлеге башка 5 җир кишәрлегенә алыштырылган. Бу шактый зур зыян китергән.
Суд Камаевны 4 елга катгый режимлы төзәтү колониясенә хөкем итте, 6 миллион сум штраф билгеләде һәм 3 ел дәвамында җирле үзидарә органнарында һәм дәүләт хакимиятендә вазифалар башкаруны тыйды.
Исегезгә төшерик, 2022 елда Камаев коммерция оешмасы вәкиленнән 1,3 миллион сумнан артык ришвәт алган. Моның өчен район башлыгы фирмага район объектларында төзелеш эшләре алып баруга подряд килешүләре төзүдә ярдәм күрсәткән.
Февральдә суд район советының Фаил Камаевны үз теләге белән эштән җибәрү турындагы карарын законсыз дип таныды. Формулировка «законның коррупциягә каршы тору турындагы таләпләрен бозган өчен ышанычны югалту сәбәпле эштән куылды» дип төзәтелде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез