«Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Юстиция министрлыгында моның сәбәбен аңлатканнар.
“Сәбәбе түләгәнлекне раслаучы квитанцияне җәмәгать судьясына тапшырмаган булуга гына барып тоташа”, – дип аңлатып үткән җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый яктан тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Юлия Пилина. Штрафны түләп тә, бу хакта җәмәгать судьясына хәбәр ителмәсә, система түләүне “күрми калырга” мөмкин. Шунлыктан штраф түләтү буенча документ (башкару документы), мәҗбүри түләтү өчен, суд приставлары хезмәтенә җибәрелә.
Гәрчә штраф түләнгән булса да. дигән белгеч. Әлбәттә, мондый хәлләр өстәмә мәшәкать китереп чыгара: җәмәгать судьялары аппаратына ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать итүдән тыш, башкару производствосын юкка чыгару һәм башкару җыемын кире кайтару (счеттан алынган булса) турында гариза да язарга туры килә. Квитанция соңга калып тапшырылган икән (башкару производствосы кузгатылганнан соң), җыемны кире кайтармаска да мөмкиннәр. Бу очракта акчаны кире кайтару өчен судка мөрәҗәгать итүдән гайре башка чара калмый. Шуңа күрә белгеч документларны җәмәгать судьясына вакытында җибәрүнең мөһимлеген басым ясап әйткән. “Мондый хәлгә юлыкмас өчен карардагы күрсәтмәләрне бик төгәл үтәргә: штрафны шунда күрсәтелгән реквизитлар буенча түләргә һәм квитанцияне суд участогына мәҗбүри төстә тапшырырга кирәк. Шәхсән үзең дә, электрон почта (адресы җәмәгать судьялары порталында күрсәтелгән) аша да тапшырырга мөмкин”, – дип аңлатып үткән ул. Юлия Пилина әйтүенчә, биредә сүз башлыча Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турында бара. Ләкин бизнес та бу проблемадан хали түгел: җәмәгать судьяларына, әйтик, вакытында хисап тапшырмаган өчен яки хезмәт законын бозган өчен оешмалар һәм хосусый эшмәкәрләргә карата да эшләр алына.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез