Тулган әрҗәләр: авыл мәктәпләре шәһәр халкын ничек сөендерде?

«Казан» агросәнәгать паркында бүген «Осталар шәһәре» республика ярминкә-күргәзмәсе уза. Анда мәктәп, көллият һәм техникумнар – 300дән артык мәгариф оешмасы үз продукциясен, иҗат эшләнмәләрен тәкъдим итә. Киштәләрнең бай булуына исең китәрлек. Барысында да – укучылар, студентлар, укытучылар хезмәте.

– Мондый традицион чаралар тирән мәгънәгә ия. Белем бирү оешмалары үзләре продукт җитештереп, аны сатуда катнашканда, ихтыяҗны һәм нинди тәкъдим булдырырга кирәклеген төгәл аңлый, – диде ярминкәдә катнашкан ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Аның фикеренчә, ярминкәләрдә катнашу укучылар, студентларда эшмәкәрлек сәләтен үстерергә булыша. Аларның үз куллары белән эшләве бик мөһим. Бу ярминкәдә яңалык та, тәҗрибә дә бар.

Әлеге ярминкәнең үзенчәлекле булуын Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да ассызыклады.

– Мондый чара кирәк, чөнки укучылар үзләренең техник иҗат эшләнмәләрен, мәгариф оешмалары участокларында үстерелгән продукцияне тәкъдим итә. Һәм болар барысы да шәһәр халкында кызыксыну уята. Алар ярминкәгә иртән үк килгән, – диде Илсур Һадиуллин.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләренең 14 сентябрьдән атнаның һәр шимбәсендә узуын искәртте. “Продукция бик сыйфатлы, шәһәр халкына ошый”, – диде ул.

Ярминкәдәге бәяләр дә шәһәр халкын сөендерерлек. Әнә Казанда яшәүче Акмаловлар әрҗәләрен тутырырга да өлгергән инде. Кәбестә, кабак, кишер, суган, кукуруз... барысы нибары 350 сумга төшкән. “Кибеттәгесеннән 2–3 тапкыр арзанрак. Кукурузның килосы – 50, суганныкы –22 сум. Бер кабак 50 сумга төште. Сөенеп алдык, сөенеп ашарга язсын, – ди Ләлә ханым.

Арча районының Лесхоз мәктәбе мунчала, агачтан эшләнгән куна тактасы, төрле үлән чәйләре һәм башкасын тәкъдим итә. Әтнәлеләр тозлаган кыяр, помидор, консервланган төрле эшләнмәләр сата. Бер банкасы 80–100 сум тора. Кыскасы, һәр мәктәп, көллиятнең ниләр белән шөгыльләнүен күрергә мөмкин.

Мәйданчыкка 70 тоннадан артык җиләк-җимеш, яшелчә, 2,5 мең банкадан артык консервацияләнгән продукция, 3 мең данә икмәк, кондитер әйберләре, 1 мең килограммнан артык бал, 50 тоннадан артык бөртекле культуралар алып килгәннәр. Моннан тыш, агач, металлдан ясалган әйберләр, декоратив һәм тегү эшләнмәләре дә сатып алырга мөмкин. Ярминкәдән 6,1 млн сумнан артык табыш керер дип көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре