Газетага язылу

Тулы тукталу

Иран тирәсендәге вазгыятьнең Вашингтон теләгән рәвешкә килүе Россия өчен проблемалар вәгъдә итә. Кара алтын бәясе болай да түбән, Тәһранга җир маен ирекле сату мөмкинлеге бирсәләр, Россия бюджетында углеводород катламы юкарачак. Мондый диспозициядә Мәскәүнең маневрлар ясау мөмкинлеге чикләнгән.

ОПЕК+ кара алтын чыгаруны арттыра, кризиска кереп бара торган дөнья икътисады углеводородларга ихтыяҗны киметә, Иран шулай ук нефть чыгаруны арттыра башларга мөмкин. Патриотлар Көнбатышта җитештерү кризисының тирәнәюе уңаеннан шатлыклы авазлар яңгыратканда, ул бумеранг булып Россия икътисадына суга. Безнең санкцияләр чолганышында булуыбыз хәлне кискенләштерә. Икътисад моделе дә нәкъ Көнбатыштагы шикелле, ягъни Европада кризис икән, ул бездә дә гарантияләнгән. Рәсми хәбәрләр, чынлап та, эшләрнең хәвефле булуын искәртә.

«Северсталь» генераль директоры Александр Шевелев Петербург икътисад форумыннан «Россия 24» телеканалына интервью бирде. «Россиядә металлургия заводлары продукциясенә ихтыяҗның нык кына кимүе сәбәпле, кайбер заводларны туктату куркынычы бар», – диде ул. Тынып калган заводлар салым түләүне генә туктатып калмый, хезмәт хакы өләшү дигән нәрсәне дә бетерә бит инде. Тик торган өчен беркемгә дә түләмиләр. Бу куллану товарларына ихтыяҗ кимүне вәгъдә итә, чылбыр реакциясе китереп чыгара. Димәк, тагын кайдадыр кемнәрдер туктаячак...

Тукталу эпидемиясе бер металлургларга гына зыян салса, түзәр идең. Тукталыш башка тармакларда да бара. «Лента.ру»дан бер хәбәрне тәрҗемә итик әле: «Россиядәге иң зур авыл хуҗалыгы техникасы җитештерә торган, илнең стратегик предприятиеләре исемлегенә кергән «Ростсельмаш» июль аеннан эшен тулысынча туктатырга мөмкин, чөнки үз продукциясенә ихтыяҗ юклыгы белән очраша. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Виктория Абрамченконың Премьер-министр Михаил Мишустинга юллаган хатында әйтелә». Бу хәбәр артында күпме кеше фаҗигасе ятуын аңлыйсыздыр. Эшсезлек, түләнмәгән кредитлар... «Россия икътисадының аерым тармакларында «бик катлаулы хәл» билгеләре күзәтелә», – ди Герман Греф та һәм инвестицион циклның тулысынча тукталуын әйтә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре