Вашингтондагы Ак йортның X социаль челтәрендәге (Россиядә ябылган элеккеге «Твиттер») рәсми аккаунты: «50 көнгә – 50 җиңү: Трамп американнарга файда китерә. Бүген Трамп вазыйфасына керешүнең 50 көнен билгеләп үтә һәм инде үзен чорның иң йогынтылы Президенты итеп тәкъдим итте. Җиңүләр тукталмый, һәм Президент Трамп әле башлый гына», – дигән пафослы язу элеп куйды.
Мондый тантана яңа лидерның рейтингы түбәнәеп барган һәм Американың фонд базары гадәттән тыш җимерелү кичергән мизгелдә бара. Дүшәмбе көнне генә дә фонд базарында куәтле мәтәлчек күзәтелде: Tesla акцияләре 15,4 процентка, «Nvidia»ныкы 6 процентка очсызланды. Башка технологик компанияләрнең дә югалтулары зур. Фонд базарының дүшәмбе югалтулары гомумән алганда 1,7 триллион доллар тәшкил итте. Соңгы түнтәрелеш Трамп Америкада рецессия башлану ихтималын таныгач башланды. Трамп килгәннән бирле базар гел кызыл зонада, ягъни түбәнәя.
Аналитиклар, Трампның сәүдә сугышлары Америка икътисадын үтерә, ул идарә иткән беренче 50 көн АКШ тарихында 2009 елгы кризистан соң иң начар көннәр, дигән нәтиҗә ясыйлар. Nvidia инаугурациядән соң 30 процент кыйммәтен югалткан инде. Моның сәбәбе – Тайвань чипларына кертелгән пошлиналар. Чиплар кыйммәтләнә, Nvidia продукциясенең үзкыйммәте арта. Трамп АКШның крипторезервларын булдыру карарын игълан иткәннән соң, криптобазар да мәтәлчек ата. Күптән түгел генә 100 мең долларлык чикне үткән биткоин 80 меңнән түбәнгәрәк китте. Башка криптовалюталар да очсызлана. Бу базар өч ай эчендә 1,3 триллион доллар акчаны чүпкә очырган.
Трамп бер дә күңел төшерми ләкин. Ул американнар өчен күктән йолдызлар чүпли. «Без пошлиналардан йөзләгән миллиард доллар акча алачакбыз һәм шулкадәр баербыз: сез акчагызны кая куярга белмәссез», – ди.
Бәйсез психиатрлар яңа Президентның үз-үзен тотышын карап, Дональд Трамп – шизофрения билгеләренә ия булган психопат дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Андый диагнозлы кешене хөкемгә тартып була икән ләкин.
Башка илләр Трамп пошлиналарына каршы пошлиналар кертә. Дүшәмбедән башлап Кытайның АКШтан кертелә торган тавык ите, бодай һәм кукурузга – 15, дуңгыз һәм сыер итенә, җиләк-җимеш, яшелчә һәм сөткә 10 процентлы пошлиналары гамәлгә керде. Канаданың яңа сайланган Премьеры Марк Карни башка илләр базарларына борылыш ясауны үзенең төп курсы итеп игълан итте. Онтарио провинциясе АКШка сатыла торган электр энергиясенә тарифны 25 процентка күтәрде. Уен кызыклы детектив төсен алып бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез